Канал «КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ» — татар милли ашлары, рецептлар һәм консервация ысуллары белән таныштыручы платформа. Тәмле һәм сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр!
Дата обновления: 10.09.2026
Примеры публикаций
Свайп 👉
Аджика "Огонек" Ингредиентлар:
1 кг помидор,
1 кг татлы болгар борычы (кызыл)
0,5 кг сарымсак,
1 пачка чили борычы (20 г),
3 аш кашыгы тоз,
100 г киптерелгән петрушка тамыры.
Әзерләү:
Сарымсакны, помидорны һәм болгар борычын иттарткычтан үткәрергә (вак тишеклесен кулланырга).
Чили борычын, тозны һәм вакланган петрушка тамырын өстәргә, яхшылап болгатырга һәм бер тәүлеккә калдырырга (вакыт-вакыт болгатып торырга кирәк).
Коры, стериль һәм суынган пыяла банкаларга тутырырга, суыткычта озак вакыт сакларга мөмкин.
©
https://vk
. ru/wall-94343645_49510
Ташкабактан(кабачки) аджика⠀
Рецепт:
⠀
Ташкабак 3кг
Кишер 500гр
Болгар борычы 500гр
Помидор 1,5кг
Сарымсак 5 баш
Төелгән кызыл борыч 2,5 аш кашыгы
шикәр комы 100гр
Тоз 2 аш кашыгы
Сыек май 200мл
⠀
Мин әйберләрне үлчәмичә эшлим, чама белән күпме кирәк шуның кадәр әзерләп куям, аннары гына, иттарткычтан чыгаргач, әзер массаны үлчим һәм шул күләмгә карап күпме тоз, шикәр комы саласын чамалыйм!
⠀
Бар ингридиентларны иттарткычтан чыгардым, саласы әйберләрне салып, болгатып, 45 минут пешердем һәм стериль банкаларга тутырып ябып куйдым.
⠀
7,5кг күләмнән 8 -0,5л лы һәм 1 0,7л лы банка булды.
⠀
Мин 3данә ачы борыч һәм 1чәй калагы төелгән кызыл борыч, 2 аш кашыгы томат пастасы куштым.
⠀
©Резидә Фәйзуллина
Бүген яңа камыр рецепты белән гөбәдия пешердем😋🥧 Камыр эшләргә җайлы, ябышмый.
Камыр өчен:
500-530г он
100г сахар
0,5 ч.к. тоз
140г сыер мае
2 ч.к. коры чүпрә
120мл сөт
3 зур яки 4 кечкенә йомырка
Барлык коры ингредиентларны бергә кушып, яхшылап болгатырга. Шуңа сөт һәм йомырка кушып, камыр басарга, ахырдан гына өй температурасындагы сыер мае салып, камырны яхшылап басарга; остен каплап, җылы урынга 1-1,5 сәгатькә куярга яки төнгә холодильникта калдырырга.
‼ Мин камырны кабарырга дип сүндерелгән микроволновкага яки җылытып сүндерелгән духовкага куям.
‼ Онны максимум 530г салырга, мин азрак кулландым.
Гөбәдиянең эчлеген язып тормыйм, һәркем үзенчә сала бит барыбер 😉
Бу камыр синнобонга да, пирогка да, косичкага да бара 👍
©leisansabirovar
"Люкс" Салаты1кг помидор
350 гр уылган кишер
1кг татлы борыч
300 гр суган
1 кг кәбестә
Яшелчәләрне турарга, кушып болгатырга:
50 гр тоз
250 мл үсемлек мае
50 гр шикәр
80мл уксус 9%
Барысын да яңадан болгатырга, стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм барысын да стерильләштерергә куярга 0,5 л. банкалар 40 минутка.
Бөтен продуктлардан 8 ярты литрлы банка чыга. Икенче көнгә кадәр астын өскә каратып куегыз һәм җылы булсын өчен каплагыз.
©Закрутки и Заготовки | Рецепты
Мондый әзерләнгән ташкабак (кабачки) ит, бәрәңге яки үзен генә аерым ашау өчен дә искиткеч кабымлык булачак! 📌 Кирәкле ингредиентлар:
• Тоз — 1 аш кашыгы
• Ташкабак (кабачки) — 1 кг
• Су — 400 мл
• Шикәр комы — 2 аш кашыгы
• Кишер — 150 г
• Аш серкәсе (уксус) 9% — 3 аш кашыгы
• Укроп — 5 ботак
• Сарымсак — 4 тырнак
• Петрушка — 3 ботак
• Лавр яфрагы — 2 шт
• Бөтен килеш горчица (в зернах) — 1 чәй кашыгы
• Үсемлек мае — 3 аш кашыгы
• Кара борыч (горошек) — 8 шт
✅ Әзерләү тәртибе:
Ташкабакларны эре кисәкләргә, кишерне саламлап, сарымсакны юка итеп турагыз. Яшелчәләрне ваклагыз.
Чиста банкаларга яшелчәләрне катламлап салыгыз, араларына сарымсак, яшеллек (зелень), борыч, горчица һәм лавр яфрагы өстәгез.
Суны тоз һәм шикәр белән кайнатып чыгарыгыз. Уттан алып, серкә һәм үсемлек маен кушыгыз.
Кайнар маринадны банкаларга авызына кадәр тутырып агызыгыз.
Банкаларны су кайнап чыкканнан соң 10-12 минут стерильләгез.
Капкачларын ябыгыз, астын өскә әйләндереп куегыз һәм тулысынча суынганчы җылы әйбер белән төреп куегыз.
✨
Әгәр дә кабыгы йомшак булган яшь ташкабаклар куллансагыз, кабымлык аеруча тәмле булачак.
Ашларыгыз тәмле булсын! 🥒💛
©
https://vk
. ru/wall-34451036_1608633
Подписчики
32.9Kчеловек
Просмотры
12Kна пост
Вовлеченность
38.86%ER
Динамика (7 дней) +1217
Рекламный шум 0.0%
Чисто Спам
Мнение MAX-BAZA
Блог «КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ» — это настоящий кладезь кулинарных идей для любителей домашних заготовок!
- Что внутри: Здесь вы найдете разнообразные рецепты маринования овощей и приготовления вкусных закусок.
- Вайб: Атмосфера домашнего уюта и заботы о близких через вкусную еду.
Обязательно загляните, если хотите порадовать себя и своих близких вкусными заготовками! 🥒🍅
Похожие каналы
Частые вопросы
Какой рецепт квашеных огурцов лучше всего подходит для зимнего хранения?
Как правильно приготовить лечо из болгарского перца и помидоров?
Как сделать домашний кетчуп из помидоров?